Уткэннэр... стихи

Илгиз Ахметов
Шул кайтмаслык уткэннэр
Онытылып бетмэгэн.
Тамчы Ярдэм кирэк чакта
Без анымы котмэгэн!?
Шул мизгелдэ кеше коче
Хич кайчан да житмэгэн
Мэнге утэ алмаслыкны
Эллэ сон без утмэгэн?
Менэ кабат Ай туп-тулы -
Мин кабат уткэннэргэ
Кайтам тондэ тошлэремдэ:
Тик тоштэ без гел бергэ...
Парашютлар тезелешеп
Тонге кап-кара куктэн
Югалтусыз жиргэ тошэ
Узебез дэ без бутэн...
Без яшь эле ул вакытта...
Без анда гына бергэ.
Тэнебездэн гайрэт таша -
Кем сон тик безне кургэн?
Без ул чакта - невидимка,
Гуя без бары Шэулэ -
Чагылап кына калабыз...
Хэм инде эллэ кайда...

Менэ кабат тан сызыла...
Офык бара яктырып...
Иптэшлэрем оча шунда
Кабат ялгыз калдырып...
Жип-жинел канат иннэрдэ -
Алар тезелеп оча...
Э мин куздэн яшем сортэм...
Тан,гы намазга басам...