Кайту. после клинической... стихи

Илгиз Ахметов
КАЙТУ.

Ап-ак тушэм.
    Ап-ак булмэ.
Ап-ак мендэр,
    Ак бар нэмэ.
Тирэ якта сэер тынлык,
Нэрсэгэдер
    Кунлем шомлы...
Остэлгэ дэ
    Ак жэелгэн
Тэзрэлэргэ
    Ак эленгэн...
Кайда сон мин -
    Мин исэнме?
Эллэ шулай
    ахыйрэткэ
Сизелмичэ
     мин кучэмме?
Нигэ куллар
    кургаш кебек,
Тэнем ята
     акка сенеп?
"Нэрсэ сон бу -
     кэфенлекме?"
Яшен булып
     бу уй утте...
Бар телэгем -
     кычкырырга,
Кем булса да -
     чакырырга!
Мизгел бара
     мэнгелектэй
Жан дерелди
     кубэлэктэй...
Богазыма
     бер зур тоен
Тыгылгандай
     тора каплап.
Чыкмый тавыш -
     эйтерсен лэ
Кемдер тора
     тынлык саклап...
Мизгел, сэгать...
     Купме утте?
Уйламаган
     уем бетте...
Житте. Житте!
     Тукта, житте!..
Бер уй кирэк
     топле итеп...
Озак яттым
     торалмыйча.
Топле уйлар
     коралмыйча
Авырлыкны
     тормым сойлэп -
Эйтэ алмыйм...
     Оялмыйча...
... Кинэт ишек
      шыгырдады.
Ап-ак бер кыз
     пэйдэ булды.
Ак киенгэн,
     ап-ак калфак,
Нидер - ап-ак -
     тоткан кулга.
Уйларымны
     эйтим... Кыен...
Ботенесен
     бергэ жыеп
Хэркем узе
     тосмерлэсен,
Авыр уйдан
     корсенмэсен.
 - Менэ... Кайттын...
      Котлыйм сине
Кабат Туган
      конен белэн!
Нинди тавыш,
     нинди сузлэр,
Очкын чэчеп
     торган кузлэр...
Хур кызлары
     булса эгэр
Фэкать шушы
     туташ мэгэр!

Мэнгелеккэ
     тигез мизгел
Энэ шулай
     калды артта...
Хэзер
       момкиндер
                сойлэргэ
Экият итеп
       шушы хакта...

Беренче тапкыр... 1987нче елнын ноябрь азагында язылды. Сонрак куп тапкырлар узгэртелде. Тик барыбер... Шул килеш калды...
   Курэсен, узгэртеп булмый торган мизгеллэрне урап утеп булмыйдыр...