ЦИКЛОМЕН
Йорэк кебек яфракларда
Ап-ак тимгел яралар...
Шул тозэлмэс яра сэбэп -
Ерагая аралар...
Яфрак гуя минем йорэк:
Тере, йомшак, ягымлы...
Аны да бит телгэлидер
Кырыс тормыш агымы.
Минем йорэк - тоташ яра,
Гуя шул нэни Яфрак...
Бэлки гафу итэр идем!
Булса яралар азрак...
Чэчэге дэ тин килгэн бит
Кан кебек Кызыл тостэ!
Остэн аска - НАИЗНАНКУ-
Баш тубэн иеп усэ...
Эйтерсен лэ кузлэрен ул
Тобэп авыр туфракка
Хайран калып яшен коя
Мина - кеше-курчакка...
Мин монайсам - чэчэк сула,
Елмайсам оскэ урли!
Эйтерсен лэ жаным анда...
Кузлэрем генэ курми...
Телгэлэнгэн минем жанны
Чэчэк тэнгэл кабатлый:
Актарылган... Кайтарылган...
... Э тормыш...
алга атлый...
Илгиз Ахметов. "Хэтирэлэр"дэн...