Баит. Вафин Дамир. На татарском языке

Зульфат Шагиахметов
Автор: Вафина Бибигуль

Этот баит написала моя бабушка, после того, как в Афганистане погиб ее 19-летний сын. Из-за особенностей сайта пришлось татарские буквы заменить на русские.
 

Дамир улыма. 1982 ел 10 июль


Эни бэгерем йоргэн иден
Мин ускэнгэ куанып,
Уле гэудэмне куреп
Эни улмэ капланып.

Мин укырга китэ идем
Иртэн сэгать жидедэн,
Унсигез яшь тулуга
Чыгып киттем илемнэн.

Эни сина хатлар язам,
Энием укысын дип,
Эни, син дэ хатлар яз,
Улым да укысын дип.

Кара матур чэчлэремне
Тарадым, урэ алмадым,
Улым, гэудэлэрен кайтты,
Йозенне курэ алмадым.

Су буенда яшел таш,
Ник елыйсын, яшь туташ?
Син елама, яшь туташ,
Жырлап кунеленне ач.

Аклы ситса кулмэклэрне,
Улым, сина эзерлэдем,
Иптэшлэрен кайткан чакта,
Улым, ничек тузэрмен?

Эни, бэгерем, сезнен белэн
Мин туйганчы тормадым,
Армияга киткэн чакта,
Кайтырмын дип уйладым.

Апа, Казаннан кайтканда
Каршы торып ала идем,
Эни, сина хат язганда,
Бик сагынып кала идем.

Эни, синен хатларынны
Сагнып котеп ала идем,
Эни, бэгерем, сагынгач,
Карточкага кара инде.

Эни, сина хатлар яздым,
Менэ бер ай булды дип,
Эни, бэгерем, уйламадым
Жаным монда чыгар дип.

Тукта, поезд, экрен бар,
Кумерен коелмасын,
Эни, бэгерем, мине котеп
Чэйлэрен суынмасын.

Атлар килэ атлап-атлап,
Атлар килэ адымлап,
Хэсрэтлэрем кулмэк булса,
Юар идем сабынлап.

Мин улымны озаттым
Армия сафларына,
Явыз дошман каршы чыккан
Улымнын юлларына.

Аяз конне яшен суксын
Авганистан юлларын,
Улымны утергэн дошманнын
Сындырыгыз кулларын.

Олы юлдан кайтып килэ
Машиналар тозелеп,
Улым, бэгерем, аерылыштык
Узэгебез озелеп.

Яз коннэре житкэченнэн,
Кыр казлары кайтырлар,
Синен балан шаhид диеп,
Мине дэ юатырлар.

Тэрэз тобем тулы гол,
Кышлый торган голлэр бар,
Сагынганда карар идем –
Сина охшаган кемнэр бар?

Су сип, эни, голлэренэ,
Чэчэк атып утырсын,
Мине сагынган чагында
Ясин ачып укырсын.

Улым, бэгерем, хат язгансын,
Энжелэр кук тезгэнсен,
Гомеремнен буйларына
Узэгемне озэсен.

Карлыганнар, борлегэннэр
Юл буена тозелгэн,
Минем кебек булмас инде
Узэклэре озелгэн.

Солдатлар яшел киенэ
Чирэмнэн куренмэскэ,
Булдым бер кайгылы ана
Гомергэ сурелмэскэ.

Армиягэ китэм дип
Монаеп йордем,
Авганистанда
Янымны бирдем.

Каберем остенэ
Улэннэр усэр,
Эни, дусларым
Узэгенне озэр.

Безнен авылнын арасы
Чакрым ярым чамасы,
Газиз баласы улгэч,
Ничек тузсен анасы?

Чыгып йормэдем,
Бер ни курмэдем,
Газиз балама
Кэфен сармадым.

Чыгамын да, соялэмен
Ялгыз бер каеннарга…
Ничек сабыр итим сон
Бу авыр кайгыларга?

Жыйдым жилэк, жыйдым жимеш,
Жыйдым да – каба алмадым,
Сина охшаган матур чэчэк
Эзлэдем – таба алмадым.

Эни, бэгерем, исэн чакта
Сузлэренне тынладым,
Газиз жаным чыккан чакта
Яннарымда булмадын.

Иртэ торып тэрэзэдэн
Карыймын каеннарга,
Каеннар да башын ия
Миндэге кайгыларга.

Иртэ торып баш кутэрсэм,
Уйланам да, уянам,
Улым, сине сагынганда
Кемгэ карап юанам?

Энекэем, чэчлэренне
Нигэ дурттэн урмэден?
Тэнемдэге яраларны
Энекэем, курмэден.

Явыз дошман килгэн чакта
Палатага соялдем,
Туган ускэн иллэремэ
Кайтты минем соягем.

Сулар тирэн – керэ алмыйм,
Таулар биек – менэ алмыйм,
Урман аша юлларым,
Сузсам – житми кулларым…

Частично опубликовано в журнале "Сююмбике", Февраль 2021г.