Суык чишмэ

Гульзима Хасан
Авылымнын ин башында
Суык чишмэ шаулый- горли.
Купме еллар ул чишмэгэ,
Сорасан кем дэ белми.

Эниемнен рухы калды
,,Кунелле" тау остендэ.
Ул яраткан суык чишмэ
Курэ торле язмышны.

Су эчэргэ, хэл алырга
Матурлыкка сокланып,
Бэхетлесэ, кайгылысы
Анда бара хэрберсе.

Зифа кызлар серен сойлэп,
Бала-чага уйнап-колеп.
Эби-бабай исэнлеккэ,
Комеш сулар эчэргэ.

Энилэр нечкэ кунелле,
Шатлыгын да , борчуын да
Тарата болыннарга,
Йорэклэрен бушатып.

Ут кебек эштэ янган
Егетлэр дэ, ирлэр дэ,
Елмаялар нур салып,
Шаяртып кунеллэрен.

Чишмэ буйнын гузэллеге,
Лэззэтле татлы сулары,
Кайчан кайтсам, котеп тора,
Шаулый,горли сэламлэп.

Удик авылым,бала жирем,
Ин гузэл мэхэббэтем.
Чишмэлэрнен суык суын
Бер жирдэ очратмадым.

Кайтам эле чишмэлэргэ
Су эчэргэ янадан,
Сагынамын авылымны
Жаннарым сызлаганда.

03.12.2020 ел


Фото Лили Хасан, моя деревня с. Елпачиха.