Мэнгелек мэхэббэтем

Гульзима Хасан
Туган авылым, монлы жирем,
Борынгы Башкорт иле.
Тау артыннан иртэ белэн
Сызылып киткэн таннары,
Удик авылым, туган жирем,
Ата-бабамнын иле,
Тиз-тиз генэ чылтырап аккан
Елгалары эрэмэле,
Шаулый кэмеш чишмэлэре,
Татлы ,,зэм- зэм" сулары.

Удик авылым назлы жилле,
Урал тауларга торенгэн.
Кук нурыдай торле тостэ
Чэчэклэргэ кумелеп,
Йортларынын тобэлэре
Балкый тау башларыннан.
Туып ускэн бала йортым,
Авылымнын тау башында.
Ялан аяк эз калдырган
Тан сулы чирэмнэрем,
Тау башыннан йэгереп киткэн
Тасмалы сукмакларым.
Эмже буйда су чэчрэтеп
Уйнап-ускэн бала чагым,
Яшлегемнен хислэре.

Кызлар белэн сер сойлэшкэн
Коелы урамнарым,
Коянтэ-чилэкле аккош сыман
Су алган иптэшлэрем,
Гомерлек дусташларым.
Ямле Тол буйларында
Кызарып таннар ата,
Бара идек яланнарга
Шомырт чэчэк атканда.
Кынгыраулар шалтыратып,
Чэчэк тотып мэктэблэрдэ,
Саубуллаштык яз уткэч,
Бала дусларым белэн.

Салэм сойлэп китэ идек
Тауларга, урманнарга,
Татлы жилэклэрне жыеп
Ойлэргэ кайта идек,
Жимешлэрне соткэ салып
Эссе жилдэ хэл алдык.
Удик авылым, яшлек жирем,
Серле таулар илендэ,
Яшь чакларда уйнап- колеп,
Гармун тартып, мон янгыратып
Биедек пыр туздырып,
Сэхнэлэрдэ,болыннарда,
Кунелне ашкындырып.

Куптэн утте бала чагым,
Яшлегем истэлеге,
Хазер инде кунак булып
Кайтам туган ягыма.
Яшереп куз яшлэремне
Сагышларым тулганда,
Кайтам эле авылыма,
Чишмэлэрдэ хэл алам,
Кузлэремне соендереп
Ямле Тол буйларына.
Туган авылым - йорэк юлым
Мэнгелек мэхэббэтем!

01.01.2020г


Фото Лили Хасан.Родной край. Благодарю автора!