Кырык карга

Марат Губайдуллин
(Хи-хи-хикэя)

Кырык карга Касыймнарнын карлыганына килеп кунды. Каргалар карачкыдан курыкмыйча, куана-куана Касыймнарнын карлыганын кимерергэ кереште. Каргаларга каркылдаша-каркылдаша карлыган кимеру кунелле. Кырык карганын капка кырыендагы карлыганны кинэнэ-кинэнэ кимергэнен кургэч, Касыймнын каны кызды. Касыйм каргана-каргана, капка култыксасындагы кусэген кизэп, каргаларны куарга кереште. Каргалар кусэк кургэнмени?!- куркуларыннан канатларын кага-кага, кинэт куккэ кутэрелеп, кочкэ качып котылдылар. Куктэ Касыймнын кусэгеннэн котлары качкан, карлыганнан коры калган каргалар каркылдаша:
- Кар-р-р-ун Касыйм! Каргалардан карлыганынны кызганасын!