Иксез-чиксез зэнгэр кук...

Ильмира Халиуллина
Парашюттан инструктор белэн сикергэндэ, узенне тыныч хис итэсен. Нэрсэ булса да, янында сине коткарып кала алучы, хаталарынны тозэтуче кеше бар бит. Шуна курэ син бернэрсэ турында да уйламыйча, кайгырмыйча зэнгэр куктэ очасын.

Лэкин менэ узенэ генэ шундый зур биеклектэ бушлыкка аяк басарга вакыт житэ. Башта колеп куясын. “Очканым бар бит инде, куркырлык бернэрсэсе дэ юк”, – диясен. Лэкин нэкъ менэ “Сикер!” – дигэн моментта туктап каласын. Эйтерсен лэ кайдандыр ерактан колагына бер тавыш килеп бэрелэ: “Тукта эле, э бэлки, бу ят кук дингезе, узен генэ очканда, ботенлэй башка торледер? Бэлки, анарда тынычлык юктыр?”. Шушы мизгелдэ бераз уйланып аласын. Сайлау синен артында. Сикерергэме?.. Элбэттэ, сикерергэ! Сикермэсэн, шушы сорауга жавапны белэ алмаячаксын бит. Лэкин... сикерергэ зур саклык белэн. Бар ягына да каранып, ашыкмыйча шушы зэнгэр дингездэ йозэргэ ойрэнергэ кирэк...